Буа районы Ырынгы авылының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре волонтерлар-мәктәп укучылары белән өйдә социаль хезмәт алучылар белән очрашу оештырдылар.
Очрашу Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланды. Үзәк белгечләре фикеренчә, мондый очрашулар буыннар бәйләнешен ныгытуга, бәйрәмнең традицияләрен саклап калуга юнәлдерелгән.
