Кичә Сабантуй татар милли бәйрәмен үткәрүгә әзерлек буенча күчмә киңәшмә узды. Киңәшмәне Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов үткәрде.
"Буа-Алан" аланында бәйрәм үткәрүгә әзерлек эшләре башланды инде: территорияләрне чистарту, корылмаларны ремонтлау, йортларны яңарту һәм буяу эшләре алып барыла.
Ранис Рафисович территорияне карап, төзекләндерү һәм җыештыру буенча барлык эшләр вакытында да сыйфатлы башкарылырга тиеш, дип ассызыклады.
Исегезгә төшерәбез, Буа шәһәрендә Сабантуй 8 июньдә узачак, ә авылларда бәйрәм чаралары 9 июньдә узачак.