Бүген, 11 май көнне 18.00 сәгатьтә шәһәрнең үзәк паркында "БУА: диалог киңлеге" III Халыкара милли театр фестиваленең ачылу тантанасы узачак.
17.00-18.00 сәг. Үзәк паркта Буа, Тәтеш, Апас, Чүпрәле, Кайбыч һәм Кама Тамагы районнары үзешчән сәнгать артистлары концерты.
18.00 сәгатьтә Үзәк паркта - театр коллективлары парады, татар эстрадасы артистлары: Татарстан Республикасының халык артисты Фирзәр Мортазин, Татарстан Республикасының халык артисты Илсаф, "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле, Татарстан Республикасының атказанган артисты Раяз Фасыйхов, Татарстан Республикасының атказанган артисты Вадим Захаров, Илсөя Бәдретдинова, Зөлфирә Шәйдуллина чыгышлары.
21.00 сәгатьтә бәйрәм салюты.
БАРЛЫК ТЕЛӘҮЧЕЛӘР ӨЧЕН ДӘ КЕРҮ ИРЕКЛЕ! Сәүдә рәтләре эшләячәк, анда шулай ук "Кукмара итекләре" фабрикасы һәм "Кукмара металл савыт-сабалар заводы", балалар өчен күңел ачу мәйданчыклары, җәмәгать туклануы булачак. Белешмәләр өчен телефон: 8 (84373) 3-73-45 / 3-73-44