Казаннан Юлия һәм Сергей Арцыбашевлар җитәкчелегендәге «Микс» хореография коллективы егетләре ике дәрәҗәле конкурста җиңү белән кайттылар.
"Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узучы "Ч-Е-М-П-С-И" заманча сәнгать чемпионатында «Заманча һәм Эстрада биюе» номинацияләрендә коллективның кече төркеме I дәрәҗә лауреат булды, ә «балалар биюе» номинациясендә II дәрәҗә лауреат булды! Шулай ук Ленин исемендәге мәдәният йортында узган " Талантиада" халыкара премиясе дә бик дулкынландыргыч булды, анда 164 коллектив арасында яшь буалылар II дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды!
Коллектив җитәкчеләрен һәм катнашучыларны котлыйбыз һәм аларга яңа иҗади уңышлар телибез!



