Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча агымдагы елның маенда Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга пенсия һәм социаль түләүләр белән бергә башкарыла. Татарстан Республикасында әлеге категориягә 1500гә якын кеше керә.
Россия Пенсия фондының территориаль органнарына бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен махсус мөрәҗәгать итәргә кирәкми, күрсәтелгән түләү Россия Пенсия фондының территориаль органнары карамагында булган мәгълүматлар нигезендә башкарыла.
Гражданинның Шәхси кабинетында электрон рәвештә Россия Пенсия фонды хезмәтләре һәм сервисларыннан сайтта файдаланыгыз https://es.pfrf.ru
Пенсия фондының кайнар линиясе 074
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (84374)3-56-84