Бүген Буада Халыкара фестиваль кысаларында "ЛанжеронЪ" Одесса театры.

2019 елның 14 мае, сишәмбе

Сәхнәдә Федот-стрелец турында Леонид Филатовның әкияте. Бу моноспектакль. Төп рольдә Украинаның атказанган артисты Виталий Бондарев. Украина вәкилләре Фестивальне ачу тантанасында да катнаштылар.
- Хезмәттәшебез, режиссер-куючы Галина Панибратец белән бергә без Татарстанда беренче тапкыр. Без чакыру өчен рәхмәтле. Без беренче тапкыр Иделне күрдек. Биредә барысы да Россия тарихы, безнең уртак тарихыбыз белән сулый. Без сезнең халыкның ни дәрәҗәдә дустанә булуына шаккаттык, - диде Виталий Бондарев. Хәзерге вакытта Украина белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләр киеренке булса да, артистлар фикеренчә, сәнгать дөньясында киртә була алмый. Без һәрвакыт хезмәттәшлек өчен, - диләр алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International