Үзәк паркта – кызыл келәм. Аның аша дөньяның дистәләгән театр коллективлары уза. III Халыкара театрлар фестиваленә җыелган халык әнә шундый күренешне күзәтте. Канны фестивалеме, диештеләр кунаклар һәм буалылар.
Кунаклар, дигәннән, быел аларның географиясе тагын да ишәйде – Ираннан, Сербиядән, Украинадан, Казахстаннан, Эстониядән, Мәскәүдән, Россия төбәкләреннән. Шул рәвешле провинциаль Буа - ун көн буена халыкара театрлар мәркәзе булачак.
Бу көн Казахстаннан килгән кунаклар өчен аеруча мөһим булды, чөнки 11 май Буада Казахстан көне, дип тә игълан ителде. Өченче ел инде Казахстан һәм Буа театры арасында җылы хезмәттәшлек күпере салынды. Хәтерләсәгез, башта безнекеләр анда үзләре юл салды. Җавап итеп менә берничә ел инде алар хәзер үзләре Буага килә. Казахлар шул көнне үк өч спектакль күрсәттеләр. Караганданың Станиславский исемендәге рус драма театры Саймонның “Дураки” әсәрен, Т. Ахтанов исемендәге Актүбә өлкә драма театры Шекспирның “Гамлет”ын, Акмолинск өлкәсе Күкшетау рус драма театры Ч. Айтматовның “Ахырзаман”ын. Тамашачы аларның спектакле шәп булуны күптән белгәнгә билетларны кырып-себереп алып бетергән.
Традиция буенча кунакчыл Буа театры коллективы Татарстанның халык артисты Раил Садриев җитәкчелегендә һәр төркемне чәк-чәк белән, җырлап каршы алдылар. Кызыл келәмнән Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Иран Ислам Республикасының Татарстан Республикасындагы Генераль консулы Малекоддин Шафагат, Сербия вәкилләре, “Славия” фестивале директоры Барич Жарков, тәнкыйтьчеләр коллегиясе рәисе, театраль тәнкыйтьче, Россия театр сәнгате педагогы Александр Вислов, Буа якташлыгы җәмгыяте президенты Ирек Закиров уздылар. Алар артыннан үз әләмнәре астында театр труппалары атлады. Биючеләр, җырчылар кыска гына музыкаль композиция вакытында бездә төрле милләт халыкларының үзара аңлашып, дустанә яшәвен сөйләде, кунакларны баллы чәк-чәк, бавырсаклар белән сыйладылар.
Раил Садриев, Буа театры директоры:
- Моннан өч ел элек фестивальгә чит илдән казахстанлылар гына килгән иде. Ә быел Сербия, Иран, Украина, Эстония. Моңа охшаш фестиваль оештыручылар мондый зур чараларның сигезенче елда гына тулы көченә эшләп китүен әйтәләр. Әле бездә өченче елдан. Бу юлы 27 театр Буа, Апас, Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы районнары сәхнәләрендә 40ка якын спектакль күрсәтәчәк. Шул рәвешле Буа 700гә якын артистны кабул итәчәк. Моннан тыш, үзебез халык театрыннан чыкканга, быел республиканың иң яхшы Халык театрларын да мәйданга чакырырга булдык. Алар районнарның эре авыллары сәхнәләрендә чыгыш ясаячаклар. Жюри хөкеменә төрле репертуарлар тәкъдим ителә. Барыгызны да әлеге чараның катнашучысы булырга чакырам.
Нурхан Кадирбаев, Казахстанның Актүбә өлкә театры директоры:
- Мин бүгенге чараның тәэсирләре турында әйтеп бетерә алмыйм. Сез – гаять тырыш, кунакчыл халык. Без әлеге фестивальдән беркайчан да читтә калмаячакбыз. Апрель аенда бездә узган “Балауса” эксперименталь театрлар фестивалендә Буа театры да катнашты. “Абага” спектаклендә уйнаган Гөлзада Камәртдинова “Иң яхшы хатын-кыз роле” исеменә лаек булды. Без берочтан биредә аны да бүләкләячәкбез.
Акбаре Содеги, Иран Ислам Республикасы театры режиссеры:
-Беренче тапкыр Буа театры безгә килеп, үзләрендә дә Халыкара фестиваль узачагын әйткән иде. Аның шулкадәр дәрәҗәдә узачагын күз алдына да китермәдек. Раил Илдарович безне бирегә чакырып, бер ел буе сөйләшүләр алып барды. Рәхмәт, аңа, кунакчыл Буа җиренә. Бик шатбыз килүебезгә. Бу тәҗрибә мәйданы дияр идем. Түземсезлек белән башка спектакльләр чыгышларын көтәбез. Ә үзебез Иранда зур фестивальдә җиңү яулаган “Ходай кешегә ике йөрәк бирми” дигән спектакль алып килдек. Әсәр тормыштан алынган, бик яратып кабул ителә. Сезне дә тәэсирләндерми калмас, дип уйлыйбыз.