Узган ел Зур Фролово авылы чиркәве өлешчә ремонтланды. Быел да бу эшне дәвам итмәкчеләр.
Чиркәүнең настоятеле, иеромонах Амвросий (Степанюк) белдерүенчә, ремонт эшләре алтарьлы залның түбәсен алыштыру белән башланып киткән. Аны 4 кешедән торган эшче бригада профнастил материалдан япкан. Аннан иске буяуны тулысынча алу эшләре башкарылган.
– Бу шактый вакыт һәм көч сорый торган эш булды. Бинаның дивар агачлары искергән, кипкән. Шуңа аны яңадан буяганчы, махсус сеңдергеч сыеклык белән сөртеп чыктык. Шулай итеп чиркәүнең фасадын берникадәр тәртипкә китердек, - ди ул.
Әлеге эшләр тулысынча диярлек приходка килүчеләрнең хәйрия акчасына башкарылган. Быел хәлдән килгәнчә бинаның эчке ягын ремонтламакчылар. Беренче чиратта мичкә капиталь ремонт кирәк, ди атакай. Чөнки чиркәү кышын утын белән ягыла. Аннан диварларны да яңартырбыз, дип өметләнәләр.
– Әлеге борынгы чиркәү Зур Фролово һәм тирә-юньдәге авыллардан килүчеләр өчен дин йорты гына түгел, ә тарихилыгы белән дә мөһим. Күп гаиләләрнең берничә буыны бирегә гыйбадәт кылырга йөргән. Приходка килүчеләр моны үзләре дә әйтә. Шуңа да чиркәүнең йөзен бозмыйча, яңартып тору безнең өстә, -ди Амвросий атакай.
Сүзен дәвам итеп, ул чиркәүдә укыту-аңлату эшләре дә алып барылуын әйтте. Бу юнәлештә төп тема – динара дуслыкны ныгыту, экстремистлыкка, террорчылыкка каршы көрәшне алып бару. Бу – Зур Фролово кебек берничә милләт вәкилләре яшәүче авыллар өчен актуаль дип ассызыклады ул.
Тарихи мәгълүмат
Зур Фролово чиркәве республикадагы иң борынгы һәм агачтан эшләнгән иң зур чиркәүләрнең берсе булып санала. Татарстан митрополия сайты хәбәр итүенчә, ул 1780нче елларда салынган. 1821 елда зур янгыннан соң төзекләндерелгән.