Буа халыкара III милли театрлар фестивалендә Иранның Эрдебил шәһәреннән әзербайдҗан төрекләренең шәхси театры төркеме дә катнаша.
Артистлар шәһәребезнең музеенда да булдылар. Аларга Татарстан Республикасының дәүләт сәнгать музее фәнни хезмәктәре, туган як тарихын өйрэнү музееның кунагы Дамир Фәсиев махсус рәвештә төрек телендә экскурсия үткәрде. Кунаклар музей җитәкчелегенә үз язмаларында зур рәхмәт хисләрен белдереп, хатирә һәм истәлек язулары калдырды. Төрки кардәшләребез музейдагы югары дәрәҗәдә кабул итү һәм тирән өчтәлекле экукурсиядә, Буа тарихы турында ареруча тирәнтен мәгълүмат ала алдылар.


