Сергей Безруковны китердек, киләсе фестивальгә меңләгән тамашачы кумиры булган артист алып киләчәкбез, дигән иде Раил Садриев. Кыш башыннан ук Буадагы афишалардан, инстаграмнан Юрий Гальцев фотосы төшмәде.
Юрий Николаевич фести-вальнең өченче көнендә килде. Дүшәмбегә аның иҗат кичәсе билгеләнгән иде. Гальцевны һәм ул сәнгать җитәкчесе булган Санкт-Петербургның Аркадий Райкин исемендәге эстрада театры артистларын буалылар РДК алдыннан ук чәкчәк, җыр-бию белән каршы алдылар. Кунаклар бер дә тартынмыйча гармун көенә рә-хәтләнеп биеделәр. Гальцев та татарчага басып күрсәтте.
Россиянең иң популяр комигы Буага килергә ничек ризалашкан? Артист фестивальгә чакыру алгач та, юк, димәгән. Раил Садриев 20 меңнән күбрәк кеше яшәгән шәһәргә чит илләрдән 30га якын театр, мәртәбәле жю-ри киләчәген әйткәч, аны күрү теләге туган. Юрий Николаевич үзе бе-лән әңгәмә барышында моңа бер тамчы да үкенмәвен, бу якларның матурлыгын күреп бетерү өчен кимендә 3-4 көн кирәклеге турында әйтте.
Артист тумышы белән Курган өлкәсеннән. Аның туган көне символик датага – 12 апрельгә – беренче космонавт Юрий Гагаринның галәмгә очуы көненә туры килгән. Шу-ңа күрә аңа Юрий дигән исем биргәннәр.
– Минем башкалар кебек урамда уйнап йөрергә вакытым булмады: берьюлы ике мәктәптә – гади һәм музыка мәктәбендә укыдым, уен коралларында өйрәндем, – дип сөйли ул балачагы турында.
Буадагы тамашадан соң Юрий Гальцевка берничә сорау юлладык, ул аларга иренмичә җавап бирде.
– Юрий Николаевич, сәхнә кысан булмадымы, Буа тамашачысы нинди тәэсир калдырды?
– Мондый кечкенә сәхнә-ләрдә чыгыш ясаган бар. Эш анда түгел. Яңа тамашачы алдында чыгыш ясау премьера кебек. Әгәр кешедә юмор хисе бар икән, ул аны “тотачак”, кабат киләчәк. Ул синең иҗатыңны белсә, ахырдан яраткан җыр-номерларны сорый. Мин Буа тамашачысында мондый энергетика барын сиздем.
– Шәһәр белән таны-шырга өлгердегезме әле?
– Буа матур, тыныч провинциаль шәһәр. Мин бу якларның табигатен кү-реп, тарихын белеп шаккаттым. Тәтештә булдык. Аннан СССРның таныл-ган артистлары чыгуын белгәч исем китте. Актер Михаил Ефремовның бабалары шуннан икән. Сергей Шакуров. Иделне күрдек. Балык музее шаккатырды. Мондый музей Нева ярында утырган Санкт-Петербургта да юк. Мондый шәһәрләргә барган саен барасы килә: мин Түбән Новгород өл-кәсендә бер кечкенә генә авылны күргәч шундый хисләр кичергән идем. Кичә безне таныштырып йөрүче директорга да: минем монда тагын бер кайтасым килә, дидем. Нью-Йоркта да берничә тапкыр булдым. Кем әйтмешли, үземә бер кеды алдым, мюзикл карадым да кайттым. Анда озакка калып булмый, җан юк. Ә сездә күңел ял итә.
– Буа фестивале турында нәрсә әйтерсез?
– Каршы алуларыннан ук күренә, нечкәлегенә кадәр уйлап оештырылган. Географиясе дә зур. Шулкадәр театр коллективларын бергә җыя ал-гансыз икән, бу инде аның көче, кирәклеге турында сөйли.
- Буалылар спектаклен караячаксызмы?
- Безнең график бик тыгыз. Егетләр Казанны да күрергә телиләр. Мин Буа театры чыгышын кү-рергә тырышачакмын. Ә ишетеп кенә аларның репертуарын беләм. Афә-рин, мондый кечкенә шәһәргә театр тоту ул батырлык.