Кызлар чемпионатка әзер

2019 елның 17 мае, җомга

Киләсе атна башыннан Казанда “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)” милли чемпионаты финалы старт ала. Анда “Ветеринария” компетенциясе буенча буалы укучылар да катнаша. Быел финалда катнашу хокукын ветеринария техникумының дүртенче курс студентлары Надежда Мюллер һәм Дарья Трифонова, юниорлар арасында сәләтле балалар өчен лицей-интернатның 8 сыйныф укучысы Аида Смирнова яулаганнар. Алар бу көннәрдә иртәдән кичкә кадәр лаборатория-дән чыкмыйлар диярлек. Аида студент кызларга мәктәптә дәресләре беткәннән соң кушыла. Без килгән көнне Надежда УЗИ аппаратында куянның эчке органнары торышын тикшерде, Дарья балга төрле кушылмалар кушылу-кушылмавын ачыклады, Аида  хирургик җөйләр салды. Укытучы Гөлюсә Фазлыева, ворлдскиллсның сертификацияле эксперты Максим Мечов аларның һәр эшен җентекләп күзәтеп, бәя бирәләр, киңәшләрен җиткерәләр.

– Укучыларым белем ягыннан әзер.  Хәстәр-лекне узган елгы милли чемпионат төгәллә-нүгә диярлек башлап җибәрдек. Практик күнекмәләрне республика билгеләнүендәге предприятиеләрдә дә алдылар. Иң мөһиме – дулкынланмаска. Монда да сынатмаслар, дип уйлыйм. Чемпионат этапларында беренче генә катнашулары түгел. Башка регионнарда чыгыш ясап та тәҗрибә тупладылар. Аннан өйдә диварлар да булыша, диләр бит, – ди Максим Мечов. Сүз уңаеннан, студентлар читтә узганнарында да үзләрен күрсәтә алдылар. 2016 елда милли чемпионатта призлы урын, былтыр абсолют җиңү техникумлыларда иде. Казанда Татарстан данын дүрт – “олылар” һәм “юниорлар” арасында икешәр укучы яклаячак. Шуларның өчесе – Буадан. Кызлар үз-ләренә нинди җаваплы-лык йөкләнгәнен  яхшы аңлыйлар. Аеруча Мәскәү, Воронеж уку йортларында белем алучы көндәшләренең көчле булуын беләләр. Аларга сер бирмичә, беренче урын алу өчен тырышалар.

– Мин дәресләрдән соң килсәм дә, бер дә арымыйм. Барысы да ошый, теләп әзерләнәм. Мәктәп-тән соң медицина юнәле-ше белән китәргә телим. Монда алган белемем бик ярап куяр, дип ышанам, – ди Аида. Чыгарылыш курста укучы студент кызларга исә бу бәйгедә катнашу да эшле булуда да, югары белем алуда да киң юллар ачачак. Монысы – чак соңрак. Әлегә алар баш-аяклары белән гамәли өлешкә, лаборатор эшләргә, төрле тикшеренүләргә чумган. Берсен дә күз уңыннан ычкындырырга ярамый, чөнки төгәл биремнәр ба-ры чемпионат барышында гына билгеле булачак.

Буалы кызларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International