Яңгыр кирәк, суыклар да файдага гына

2019 елның 17 мае, җомга

Район хуҗалыкларында чәчү эшләре төгәлләнеп килә. Аның быел нинди шартларда узуы һәм башкалар хакында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитовтан сораштык.

  Ранис Харисович, быел игенче өчен яз нинди килде?

– Чәчүне 24 апрельдә башлап җибәрдек. Кырлар бар җирдә тигез өлгергәнгә, хуҗалыклар  аңа берьюлы диярлек керештеләр. Шунысын да әйтергә кирәк, барысында да эш оешкан төстә алып барылды. Хуҗалыклардан “Авангард”, “АгроНур”, “Ямбулат” аеруча өлгерлек күрсәттеләр. Фермерлар арасында бу уңайдан Кырык Садактан Зөлфия Алләмованы, Сарсаздан Илдус Хәйретдиновны, Ташкичүдән Салават Айзатуллинны мактап китәргә була. Быел язгы культуралар өстенә уҗымнарның начар кышлавы сәбәпле ул мәйданнарны тулысынча диярлек кабат чәчәргә туры килде. Бу тагын 30 процент эш өстәлде, дигән сүз. Шуңа да карамастан, төп чәчүне 20 көн тирәсендә төгәлли алдык. Эшче куллар да, чәчүлек тә җитте. Бүген кукурузны, карабодайны, көнбагышны чәчеп бетерәсе генә калды. Саннар белән әйткәндә, 16 майга 64 меңнән күбрәк гектар мәйдан чәчелде. Шуның 44 меңнән күбрәген бөртеклеләр тәшкил итә.

– Үсентеләрнең тишелеше ничек? Үткән көзнең коры булуы, язның яңгырсыз килүе начар тәэсир итмәдеме?

– Чыннан да туфракта дым аз. Әмма игенчеләрнең барлык технологияне төгәл үтәүләре, булган дымны саклап чәчүләре сәбәпле, барлык культуралар тигез тишелде. Хәзер хуҗалыклар алдында аларның корылыкны җиңел кичерүен тәэмин итү тора. Бу минераль ашламалар, микроэлементлар кертү бәрабәренә ирешелә. Сүз уңаеннан, район буенча һәр гектар җиргә минераль ашламалар 57 килограмм тәэсир итүчән маддә исәбеннән тупланды. Бу эш дәвам итә.

Шикәр чөгендере, соя кырларында үсентеләрне чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы гербицид  белән эшкәртү дә бара. Бу эш бүгенге көнгә 4000 гектарда башкарылды.    

– Синоптиклар алдагы көннәрдә яңгырлы салкын көннәр вәгъдә итәләр. Һава температурасы шактый түбәнәю  куркыныч түгелме?

– Инде алдан әйткәнемчә, җир дымга туенсын өчен яңгырлар бик кирәк. Шулай ук ашламалар яхшы эшләсен өчен дә. Ә һава температурасы берникадәр түбәнәю файдага гына булачак. Эсседә корткычлар бик тиз баш калкытырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International