Лагерьлар балалар килүгә әзерләнә

2019 елның 17 мае, җомга

Уку елы тәмамлануга санаулы көннәр калып бара. Җәйге каникулда балаларның бер өлеше райондагы  “Наратлык” һәм “Акчарлак” сәламәтләндерү лагерьларында ял итәчәкләр.

Районның яшьләр эшләре спорт һәм туризм идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел ике сәламәтләндерү лагеренда барлыгы 750дән күбрәк баланың ял итүе көтелә. “Наратлык” смена саен 180, ә “Акчарлак” шулай ук өч сезонда 70әр бала кабул итәчәк. Быел “Наратлык”та агымдагы косметик ремонт үткәрелде. Шушы көннәрдә оешма-предприятиеләр булышлыгы белән аның территориясен җыештыру дәвам итә.

Беренче смена 10 июньдә башланачак. “Акчарлак” лагеренда да узган елгы капиталь ремонттан соң, буяу-җыештыру эшләрен генә башкардылар. Балаларны 10 июньдә беренче сменага тулы әзерлектә кабул итәчәкбез, диделәр хезмәткәрләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International