"Буа-диалог киңлеге" III Халыкара милли театрлар фестивале кысаларында Буа муниципаль районында ТР мәдәният министры Әюпова Ирада Хафизҗан кызы булып китте. Аны район башлыгы Марат Җәббаров, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Ринат Гыймранов, Буа драма театры директоры Раил Садриев каршы алды.
Театр фестивалендә катнашучылар белән түгәрәк өстәл узган "Тамак" кафесында Ирада Хафизҗан кызы Буада өченче ел рәттән үткәрелә торган мәдәни вакыйганың Татарстан өчен әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Буада милли театрлар фестивале иҗади элемтәләрне ныгыта, мәдәният киңлегендә даими диалог алып бара.
Быел театр фестиваленә дөньяның 6 иленнән 24 театр килде. Фестиваль көннәрендә татар, рус, казах, эрзян, башкорт, Фарсы, якут телләрендә спектакльләр күрсәтелде. Буалы өч мең бала спектакльләрне бушлай карый алды, аларга билетларны район башлыгы Марат Җәббаров бүләк итте.
Түгәрәк өстәл артында "Буа: диалог киңлеге" III Халыкара милли театрлар фестиваленә йомгак ясадылар, театр җитәкчеләре, фестивальдә катнашучылар белән киләчәккә планнар турында фикер алыштылар.