Безнең районның нәни гүзәлләребез "Матурым" һәм «Талант» титулына лаек булдылар

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Шушы көннәрдә г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә XVIII "Татарстан нәни гүзәле-2019 " матурлык һәм талантлар конкурсының финалы узды. Республиканың төрле районнарыннан 29 катнашучы төп титул өчен көрәште.
Конкурста Буа муниципаль районы исеменнән Алсу Салаватова һәм Айгөл Гафурова чыгыш ясадылар. Финалга ныклап әзерләнү атналыгы, көндәлек репетицияләр-бөтен гаиләнең гаять зур хезмәте. Кызлар өч конкурс чыгышларында ярышты: визитка, талантны тәкъдир итү, уртак бию. Нәтиҗәдә, Алсу "Матурым" титулына лаек булды, Айгөл "Талант"титулына ия булды.
Нәни гүзәлләребезне җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга яңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International