Буада елның иң яхшы укучыларын сайладылар

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Кичә, 20 май көнне, Буа шәһәренең Лицей-интернаты базасында "Ел укучысы"муниципаль конкурсы узды. Аның максаты  - сәләтле, иҗади яктан алга киткән укучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү.
Конкурсның очный этабында 4 нче сыйныф укучылары - конкурсның мәктәп һәм куст этапларында җиңүчеләр катнашты. Конкурс ярышлары барышында укучыларга аларның иң акыллы, иң эрудицияле, иң сәләтле һәм иң яхшы булуларын расларга туры килде. Алар барысы да булдырдылар.
Конкурста Буа шәһәренең 5нче гимназиясе укучысы Закиров Рәсүл, Буа муниципаль районының Кырык Садак мәктәбе укучысы Усманова Ясминә җиңүче булдылар.
Аларны котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International