Бүген Казанда "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге инициативасы буенча социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмалар белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы катнашында очрашу узды.
Буа муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерциягә карамаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча 2017 ел өчен Фидакарь хезмәт һәм конкурста актив катнашканы өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Әлеге бүләкне оешма җитәкчесе Җәүһәрия Хөснетдинова Фәрид Хәйрулович кулыннан алды.
.png)
.png)