Игътибар, электрны өзү!

2019 елның 21 мае, сишәмбе

"Челтәр компаниясе" ААҖ мәгълүматларына караганда, электр челтәре хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр үткәрү белән бәйле рәвештә, июнь аенда электр энергиясен түбәндәге адреслар буенча туктатып тору планлаштырыла:

3 июньнән 6 июньгә кадәр 9дан 12 сәгатькә кадәр, һәм 13тән 17 сәгатькә кадәр Кайбыч авылында ут булмаячак, ә атап әйткәндә: 3 июньдә 13:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Көнчыгыш урамы 1-37, Азатлык урамы халкы утсыз калачак; 4 июньдә 9: 00 дән 12:00гә кадәр - МТП; 13: 00 дән 17:00 сәгатькә кадәр водокачка, пилорам объектларында; 5 июньдә 13: 00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Мирная урамы, 1-31, Яңа 18-50, Первомайский 1-31, ындыр табагында. 6 июньдә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр "Идарә" объектында.

4 июнь көнне 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Зур Фролово авылында «парк», «идарә итү», «кибет», «ФАП» объектларында электрны өзү, шулай ук Шафранов урамы буенча №3-5 (так як), Энгельс урамының №3-50 торак йортлар утсыз калачак.

5 июньдә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Боерган һәм Күшке авылларында яшәүчеләр тулысынча утсыз калачак.

6 июнь көнне Чурак авылында, «ферма», «контора»объектларында һөнәри сынаулар үткәрү сәбәпле, утл булмаячак. Шул ук көнне 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Протопопово авылында яшәүчеләр тулысынча электрсыз калачак.

7 июнь көнне 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Карлы авылы халкы чыбык һәм терәк алыштыру сәбәпле утсыз калачак. Һөнәри сынаулар үткәрү сәбәпле, бу көнне 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Исаково авылы, Совет урамы, 1 - 47 нче йорт, Яр буе урамы, 1 - 33 нче йорт, Зеленая урамы, 28 -30 нчы йорт адресы буенча яшәүчеләр утсыз калачак. Шул ук сәбәп аркасында, Күзби авылында Чулпан урамы 1 – 28нче йортларда, 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр ут булмаячак.

14 июньдә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Зур Кырлаңгы авылында механикалаштырылган ток объекты электрсыз калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International