"Буа-Алан" да ел саен ир – атлар һәм хатын-кызлар өчен ифтар оештырыла. Кичә муниципаль район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев, район башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Көньяк-Көнбатыш төбәге казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Төркиядән килгән кунак Һәйри, шәһәр һәм авыл имамнары катнашында чираттагы киңәшмә узды. Илфар хәзрәт Хәсәнов шәһәрдә сигезенче мәчет һәм мәдрәсәнең яңа бинасы төзелеше белән танышты, мәдрәсәдә булды. "Буа-Алан" да кунакларны беренче булып район мөхтәсибе Илмир Хәсәнов сәламләде. Ранис Камартдинов, Рамазан ае белән котлап, район башлыгы Марат Җәббаровның сәламен укыды. Илмир хәзрәт Хәсәнов килгән барлык оештыручыларга, хезмәт күрсәтүче оешмаларга рәхмәт белдерде.