Мәктәп укучылары белән экстремизмга һәм терроризмга каршы тору темасына профилактик әңгәмә үткәрелде

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Үзәк китапханәдә Буа шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары катнашында «Терроризм. Төп саклык чаралары» исемле дәрес-искәртмә узды. Чараның хөрмәтле кунагы шәһәр прокуроры ярдәмчесе Р. А. Гыйззәтуллин булды. Ул яшьләргә терроризм һәм экстремизм кебек асоциаль күренешләр турында сөйләде, үз тәҗрибәсеннән чыгып аларның очракларын китерде. Очрашуны алып баручылар З. Хәйруллина һәм Л. Чинахова балалар белән бергә яңа Россия тарихында булган иң көчле һәм уйланылган теракт очракларын искә төшерделәр.

Чара барышында укучылар "Бесланның соңгы кыңгырауы" дигән видео презентация карадылар, «Раштуа» төркеменең «Син беләсең, шундый яшисе килә»  җырын тыңладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International