Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

2019 елның 31 маенда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм идарә тармаклары белән берлектә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты нигезендә (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт) Халыкара балаларны яклау көненә багышланган гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.

Әлеге чараның максаты - балигъ булмаган балаларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив, хокукый һәм юридик ярдәм күрсәтү. Чарада балалар хокукларын тәэмин итү өлкәсендә аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы тармак министрлыклары һәм идарә тармаклары, хокук саклау органнары, прокуратура, «Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы»КБО вәкилләре катнашыр дип планлаштырыла.

Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында түбәндәге мәсьәләләр буенча консультацияләр алырга мөмкин булачак:

Баланың тормышка, көчләүдән һәм иминлеккә хокукларын саклау;

Баланың сәламәтлек саклау һәм сәламәт үсеш хокукын саклау;

Баланың гаиләдә яшәргә һәм тәрбияләнергә хокукы, шул исәптән опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча;

Мәгариф өлкәсендә баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү;

Социаль тәэмин итүгә хокукны үтәү;

Баланың торак һәм башка милек хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү һ. б.

Кабул итүгә язылу таләп ителми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International