Мәшәкатьле чәчү

2019 елның 24 мае, җомга

Быел хуҗалыкларда язгы кыр эшләре уҗым культураларын кабат чәчү аркасында мәшәкатьлерәк булды. “Дружба” агрофирмасы механизаторы Александр Степанов  та шул сәбәпле чәчүне гадәттәгедән 700 гектарга күбрәк мәйданда башкарды.

“Нью-Холланд” тракторына таккан 18 метр киң-лектәге чәчү комплексында быел ул 2000гә якын гектарда орлыкларны җир куенына салган. Бүген тракторчы соңгы культура – кукуруз чәчү өчен туфрак әзерли. Агрофирманың әйдәп баручы агрономы Валерий Андреев әйтүенчә, ул да төгәлләнеп килә инде. Культиватор артыннан ук Игорь Князев белән Данис Азизов чәчеп баралар. Әлеге культура агрофирмада 1350 гектарда силос, 112 гектарда бөртек өчен игеләчәк. Ә тулаем чәчү эшләре 12 мең гектарга якын мәйданда башкарылган. 2 мең гектардан күбрәге уҗымнарны кабат чәчүгә туры килә. Валерий Николаевич белән шулар турында сөйләшә-сөйләшә Мөкерле авылыннан шактый еракта урнашкан кукуруз кырына юл алдык.

– Александрның быел язда беренче чәчкән арпа кыры бу, – ди ул уң якка, ямь-яшел булып утыручы кырга күрсәтеп. Белгеч әйтүенчә, көзе, язы коры килеп, көтеп алган яңгырлар да бөтен җирдә яумаса да, барлык культуралар әйбәт тишелгән. Инде чүп үләннәренә каршы гербицид белән эшкәртәләр. Быел агрочаралар арасында “буш ара” калмаган диярлек – бер эш икенчесенә тиз ялганган. Чәчүлеккә, ягулык-майлау материалларына, эшче кулларга кытлык юк, техника чыгымчылап азапламый. Кырга килеп җитеп, Александр иярләгән тракторны, аңа тагылган комплексны күргәч, мондый яңа техника да ватылса инде, дигән уй башка килде.  Баксаң, аларның “стажы” дистә елдан артык икән инде.

– Бу техникага 2006 елда утырдым. 13нче сезон эшлим. Сменага 100әр гектарда чәчтем, культивацияләүне аннан да күбрәк мәйданда башкарам, – ди механизатор. Әлеге эш күләме 500 гектардан арткан. Ике-өч көн эчендә кукуруз кырындагы эшне төгәлләп, техникасын көзге чәчүгә әзерли башлаячак ул. Аннан уңышы җыеп алынган мәйданнарны тирән йомшарткыч белән киләсе ел уңышы астына әзерләячәк. Агрофирмада хәтта шикәр чөгендере җирләрен дә көзеннән эшкәртеп калдырырга өлгерәләр.  

– Александр кебек тырыш кешеләр булганда эштә өзеклекләргә юл куелмый, бернинди авырлыклар да сизелми. Быелгы язгы кыр эшләрен дә алар рәхмәтендә оешкан төстә башкарып чыга алдык, – ди Валерий Николаевич. 

Тумышы белән Мөкерледән булган Александр Петрович гомерен туган җиренә багышлауга бер дә үкенми. Егерме елдан артык хезмәт стажының баштагы мәлендә автомобиль йөртүче булып эшли. Аннан әлеге көчле техникага күчеп утыра.

– Хәзер бу эшем җайлырак, җанга якынрак, – ди ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International