Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Сезне чын күңелдән Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм!
Мәктәп белән саубуллашу, олы тормыш башлану – һәр кеше тормышында матур чор, бу өмет, ачышлар, планнар чоры. Алда - чыгарылыш имтиханнары һәм алдагы юлны җитди сайлау.
Сезнең өчен, хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, бүген һәркайсыгыз үз алдыгызга куелган максатка ирешә алсын өчен, үз потенциалыгызны тулысынча ачып, аны тормышка ашыру өчен барлык шартлар да тудырылган.
Тормыш юлыгыз дөрес булсын. Үз-үзегезгә ышанычлы булыгыз, авырлыклар алдында беркайчан да тукталып калмагыз, хыялларыгызны дәвам итегез һәм талантларыгызны актив күрсәтегез. Сезнең киләчәгегез, туган ягыбызның һәм бөтен республиканың киләчәге сезнең үҗәтлек, максатка омтылышыгызга бәйле. Бу истәлекле көндә сезгә имтиханнарны уңышлы тапшырып, һөнәр сайлауда ялгышмаска, лаеклы гражданнар булырга телим! Хәерле юлга!
Буа муниципаль районы башлыгы М. А. Җаббаров.