26 май - Россия эшкуарлары көне. Буа муниципаль районы башлыгы М. А. Җаббаров Эшмәкәрләр бәйрәме белән котлый.
Хөрмәтле эшмәкәрләр, бизнес хуҗалары һәм җитәкчеләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез– Россия эшкуарлары көне белән котлыйм!
Бүген без энергияле, кыю, үз инициативасы белән һәм икътисади киңлекне энтузиазм белән үзләштергән, тормышыбызның төрле өлкәләрендә үзләрен күрсәтә торган кешеләрнең хезмәтен югары бәялибез.
Буалы эшмәкәрләр район бюджетын тулыландыруга зур өлеш кертәләр, яңа эш урыннары булдыралар, район үсешенә үз тәҗрибәсен һәм иҗади көчен кертәләр, халыкны товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итәләр.
Бу бәйрәм көнендә сезгә, хөрмәтле эшмәкәрләр, сәламәтлек, бәхет, иминлек, бизнес буенча ышанычлы партнерлар, тотрыклы керемнәр, креатив идеяләр һәм проектларны уңышлы гамәлгә ашыруны телим!Киләчәктә дә безнең район һәм республика икътисады үсешенә лаеклы өлеш кертерсез дип ышанам!
Буа муниципаль районы башлыгы М. А. Җаббаров