Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы узды

2019 елның 25 мае, шимбә

Бүген Буа районы Башкарма комитетының утырышлар залында Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов җитәкчелегендә гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча җаваплы хезмәт җитәкчеләре катнашында комиссия утырышы узды.

Утырышның темасы - 2019 елгы су коену сезоны чорында гражданнарның иминлеген тәэмин итү.

2019 елга район буенча су объектларында кешеләр һәлак булу куркынычын киметү планын һәм «2018-2020 елларга Буа районында халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау һәм кешеләрнең су объектларында куркынычсызлыгын тәэмин итү» муниципаль программасын гамәлгә ашыру турында Буа муниципаль районының гражданнар саклау идарәсе җитәкчесе Эльмир Салихов чыгыш ясады.

Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Наталья Македонская шәһәр яны балалар сәламәтләндерү һәм мәктәп яны лагерьлары администрацияләренең әзерлеге һәм аларның җәйге ялны оештырганда балаларның иминлеген тәэмин итүдә әзерлеге турында сөйләде.

Җәйге су коену сезоны вакытында су объектларына патрульлек итү мәсьәләсе буенча Буа шәһәрендәге 1нче зона эзләү-коткару отряды башлыгы Наил Камаров чыгыш ясады.

Утырышка йомгак ясап, Ранис Рафис улы кешеләрнең су объектларында куркынычсызлыгын тәэмин итү эшләрен көчәйтү, халыкның массакүләм ял итү урыннарын патрульләү буенча мобиль патруль төркемнәре эшен активлаштыру, куркыныч участокларда аншлагларны урнаштыру кирәклеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International