Буа муниципаль районы командасы Түбән Наратбаш авыл җирлеге башлыгы Илдус Галиуллин, Татар Буасы-Рәүф Йосыпов, Алших-Александр Андреев, Күшке-Андрей Стрелков составында Боровое Матюшино авылының «Идел» яшьләр үзәгендә узган РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең профсоюзының "100 путей и дорог" исемле турслетында катнашты. Чара ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган иде.
Буа муниципаль районының "Искитмәле дүртлек" командасы республика районнарыннан 46 команда арасында контроль-туристик маршрутны узу буенча ярышларда җиңү яулады һәм җирлектә спорт ориентлашуы буенча ярышларда икенче булды!
Командабызны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!