28 май көнне 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җир законнарын бозу мәсьәләләре буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрә.
Казан халкының сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге начальнигы Илнур Галиев җавап бирәчәк.
Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары халкы өчен телефоннар rosreestr.tatarstan.ru идарәнең рәсми сайтында – "Гражданнар мөрәҗәгате – кайнар линияләр" бүлегендә урнаштырылган.
Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез.