Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Буа муниципаль районында булды.
Эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, район хуҗалыклары кырларын карап чыкты һәм фермерлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, Буа муниципаль районының авыл җирлекләре башлыклары белән аралашты. Очрашу " Буа-Алан" аланында узды.
Район башлыгы Марат Җәббаров районда чәчү 99% тәмамланган, рапс (350 га) һәм кукуруз (200 га) чәчәсе калган, дип сөйләде. Бу атнада бу эш тәмамланачак, дип билгеләп үтте Марат Азат улы. Быел районда чәчү 16 мең гектардан артык мәйданда башкарылган, шул исәптән язгы бөртеклеләр – 46 мең гектардан артык: арпа – 14,22 мең га, бодай – 25 мең га, көнбагыш – 1,8 мең га.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы язгы кыр эшләрен оештыруга уңай бәя бирде, ул Буа районының һәрвакыт алдынгы аграр район булып саналуын билгеләп үтте.
«Узган ел Татарстанда көчле корылык булды, һәм без шытымнар алмаган районнар да булды. Буа районына килгәндә, быел басуларда язгы культураларның уңышлы тишелүен күрәбез. Буалыларның яхшы уңыш җыеп алу мөмкинлеге бар дип саныйм. Беренче кат чабуга керешергә мөмкин, республикада бу эшне киләсе атнадан башларга планлаштырабыз», - диде Марат Готович.
Очрашу барышында республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру, хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре сорауларына җавап бирде, аграрийларга киңәшләр бирде, буалыларга уңайлы һава шартлары һәм мул уңыш теләде.