Шушы көннәрдә, яшүсмер суицид проблемасы буенча ата-аналарга профилактик ярдәм күрсәтү максатыннан, Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы С. В. Шакирова 3 нче социаль участогында «Яшүсмерләр суициды» дигән ата-аналар җыелышы үткәрде.
Чара барышында ата - аналар белән әңгәмә үткәрелде, анда " Суицид нәрсә ул?"; "Яшүсмерләр суицидының сәбәпләре һәм билгеләре»; "Куркыныч онлайн-уеннар" темалары каралды. Ата - аналар дискуссиядә һәм тренингларда актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Шулай ук очрашу барышында «Зәңгәр кит» видеоролигы күрсәтелде. Үзәк белгечләре фикеренчә, мондый чаралар ата-аналарга актив хезмәттәшлек итү һәм үз балалары белән тыгыз эмоциональ элемтәдә булдыру мөмкинлекләрен күрсәтә.
Чара ахырында барлык ата-аналарга " Баланың психологик сәламәтлеген ничек сакларга?» исемле белешмәләр таратылды.