Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Ульян шәһәренең "Милосердие" волонтерлары төркеме булып китте. Алар үзләренең чараларын барлык мөселманнар өчен изге Рамазан ае белән туры китереп уздырдылар. "Рамазан-игелекле эшләр ае", - диләр волонтерлар.
Алар һәр яшәүчедә булдылар, татлы һәм җиләк-җимеш бүләкләр тапшырдылар, барысына да ныклы сәламәтлек һәм яхшы кәеф теләделәр.
Хәйриячелек һәрвакыт кешенең иң яхшы сыйфатларын күрсәтте. Волонтерларга рәхмәт белдерәбез. Интернат-йортта яшәүчеләргә бүләк иткән яхшылыклары, үзләренә йөзләтә кайтсын.