Районда агымдагы елның 4 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясадылар

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Бүген Буа муниципаль районында 2019 елның 4 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясадылар. Утырышның пленар өлеше Әлши авылында Буа районы башлыгы Марат Җәббаров рәислегендә узды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов, хуҗалык җитәкчеләре, терлекчеләр, зоотехниклар катнашты.
 
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе үз чыгышында сөт һәм ит җитештерү, шулай ук терлекләрнең баш санын саклап калу мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте.
Бүгенге көндә район территориясендә 23977 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән сыерлар - 6366 баш. Авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан агымдагы елның 4 аенда 10015 тонна сөт җитештерелгән (узган елга карата 108%). Бозаулар үрчеме 3814 баш тәшкил итә.

Пленар өлештән соң утырышта катнашучылар "Заря" Агрофирмасының азык җыю техникасын, җәйге ферма бинасын карадылар, анда хәзерге вакытта ремонт эшләре бара. Мөгезле эре терлек җәйге лагерьга күчерелде.
Чара кысаларында шулай ук бүген хуҗалыкта машина белән сыер саву операторларының район конкурсы үткәрелде. Катнашучылар үз осталыкларын күрсәттеләр: теория һәм санитар әзерлек белүләрен, сыер саву аппаратын һәм аппарат белән эшләү техникасын сүтеп җыю осталыкларын күрсәттеләр. Конкурста җиңүчеләрне Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International