5 июньдә Буа район үзәк хастаханәсендә Донор көне гуманитар акциясе узачак. Донор көне кысаларында буалылар кан тапшыра алачаклар.
Мәгълүматлар өчен, кан тапшыруга 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге сәламәт гражданнарга рөхсәт ителә. Үзең белән паспорт алырга кирәк. Донорлар акчалата компенсация алачак. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, 40 тапкырдан бушлай кан биргән донорлар, шулай ук 23 статьяда билгеләнгән күләмдә кан компонентлары Россиянең Мактаулы доноры исемен ала. Аларга түбәндәге өстенлекләр каралган: һәр ел саен уңайлы вакытта ял итү, беренче чираттагы шифаханәләргә путевкалар, чиратсыз медицина ярдәме күрсәтү, еллык түләү, 2019 елда ул 13 562 сум тәшкил итә.
Без ел саен кан кабул итү пунктларына килеп һәм кан тапшырырга вакыт табучы район халкына рәхмәтле. Шулай ук акциядә беренче тапкыр катнашырга теләк белдерүчеләрне һәм бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең сәламәтлеге һәм тормышы өчен үз каныңны бушлай тапшырырга чакырабыз.