Белсәгез, дәшми калмагыз!

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

“Наркотикларсыз тормыш” ведомствоара наркотикларга каршы акция игълан ителде Буа районында. Ул 27 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Максаты – балигъ булмаганнар арасында наркотиклар таралуны кисәтү, аларны җинаять  эшенә җәлеп итүгә юл куймау.

Акция кысаларында яшүсмерләр язмышына битараф булмаган буалыларның, аларның наркотиклар белән бәйле гамәлләре турында, шулай ук шәһәрдә, районда наркопритоннар оешу турында мәгълүматлары булса, 3-12-88 “кайнар” линия телефонына шалтыратулары сорала.

Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр ителгәнчә, һәр хәбәр тәфсилләп тикшереләчәк һәм игътибарсыз калдырылмаячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International