Хәрби-кыр җыеннары ачылды

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Кичә, 28 майда, Степанов урманы аланында Буа муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләренең 10 нчы сыйныф укучылары өчен хәрби-кыр җыеннары ачылды.

Җыенга районның 18 мәктәбеннән 79 укучы һәм 18 укытучы-оештыручылар килгән иде. 5 көн узачак уку җыеннарында егетләр хәрби хезмәт үтү өчен кирәкле белемнәр һәм күнекмәләр алачак.

Ачылу тантанасында Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов, ТР Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин катнашты. Алар балаларны иң яхшы физик һәм рухи-ихтыярый сыйфатларны күрсәтергә чакырдылар һәм ныклык, чыдамлык һәм ир-атлар дуслыгына тиешенчә тикшерү үтәргә теләделәр.

Җыемнар программасына керә: марш-бросок, строй һәм тактик әзерлек, автомат җыю, палаткалар урнаштыру, кросс, ориентлашу һ. б.

Ачылу тантанасы хәрби җыенда катнашучыларның традицион тантаналы марш белән тәмамланды.

Укучыларга уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International