Татарстан Росреестры ТНВ телеканалында «гараж амнистиясе» турында

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

30 майда ТНВ телеканалында Татарстан Росреестры катнашында татар телендә иртәнге мәгълүмати-танып-белү «Манзара» программасы чыгачак.
Әлеге программа кысаларында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова гаражлар һәм аларны сатып алу тәртибе турында Федераль закон проекты турында сөйләячәк, элеге законның ни өчен ул кирәк булуы һәм әлеге закон проектын кабул иткәннән соң гражданнарны нинди үзгәрешләр кичерәчәге турында хәбәр итәчәк.

ТНВ телеканалында 6.00 сәгатьтә "Манзара" программасын карагыз. Программаның кабатлануын «ТНВ-Планета» спутник телевизион каналында 16.10 сәгатьтә карарга була.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, телеэфирларның узган язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында «Матбугат хезмәте-Видеорепортажлар» бүлегендә танышырга мөмкин, шулай ук "ВК " социаль төркемендә (vk.com/rosreestr16).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International