Коммуналь өлкәдә тарифларны җайга салу мәсьәләләре буенча киңәшмә булды

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Буа муниципаль районы Советының утырышлар залында ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты коммуналь өлкәдә тарифларны җайга салу мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров, ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев, ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова, Буа, Югары Ослан, Кама Тамагы, Тәтеш, Кайбыч, Чүпрәле, Апас районнары башкарма комитетлары вәкилләре, Буа районының җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге җайга салынулы оешмалары вәкилләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Үткәрелгән киңәшмә кысаларында дәүләт комитеты вәкилләре тарифларны җайга салуга кагылышлы иң еш бирелә торган сорауларга җавап бирделәр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елның 1 гыйнварыннан полигонга каты коммуналь калдыклар 55,06 мең м3 күләмендә кабул ителгән; полигонга каты калдыкларын көндәлек кабул итү 350-370м3 тәшкил итә. Региональ оператор белән калдыклар белән эш итү буенча хезмәт күрсәтүгә 115 килешү төзелде.

Шулай ук дәүләт комитеты хезмәткәрләре Буа районының Степановка авылында гамәлдәге каты коммуналь калдыклар полигонында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International