“Батыр” спорт мәктәбенең “Ак Барс” клубы яшь каратэчысы Азамат Хәсәнов дөнья чемпионы

2019 елның 31 мае, җомга

“Батыр” спорт мәктәбенең “Ак Барс” клубы яшь каратэчысы Азамат Хәсәнов дөнья чемпионы. Мондый уңышка ул көрәш сәнгате уеннарының халыкара комитеты кысаларында Төркиянең Анталия шәһәрендә узган командалы дөнья чемпионатының беренче этабында иреште. 

М. Вахитов исемендәге гимназиянең 6 сыйныф укучысы бу спорт төренә 5 яшьтә тренер әтисе кул астында кереп китә.

– Шөгыльлән, дигән таләп куймадым, бары башкаларның күнегүләр ясаганын күрсәтергә  алып бардым.  Бер-ике дәрес карап утырганнан соң аларга кушыла, кызыксына башлады. Кимоно сатып алдым һәм һәр дәрескә иярттем. Җиңел кереп китте, дип әйтә алмыйм, башта аңа авыр бирелде, – ди Ринат Хәсәнов. Шулай да малайның үҗәтлеге, кызулыгы, җи-тезлеге, әтисенең сабырлыгы, тәҗрибәсе бе-лән нәтиҗәләр дә озак көттерми. Берәр елдан инде Азамат ярышларда җиңүләр яулый башлый. Бүген егет аларда алган медальләренең төгәл исәбен белми дә. Махсус санаттык – сиксәнгә җиткән. Төркиядән алып кайтканнарын иң күренеп торган җиргә элеп куячак. Медальләрне күплек санда әйтүем ялгышудан түгел. Азамат анда ике тапкыр пьедесталга күтәрелде. Иппон кумитэ дисциплинасы буенча өченче булды. Провинция командасы каратэчысы өчен анысы да зур уңыш инде. Ә җиңүне җиде илдән җыелган өч дистәдән артык көчле спортчыларны артта калдырып, ката, ягъни техника күрсәтү буенча яулый.

– Техниканы көрәшкә караганда күбрәк яратса да, моның кадәр оста чыгыш ясаганы юк иде әле. Үзем дә шаккатып карап тордым. Дулкынландым да инде. Һәр көрәшкә “Улым, син булдырасың” дип кертәм аны,  – ди Ринат. Азамат  бүләкләнгәнче җиңүенә ышанмый.

– Игълан иткәннән соң  әтидән берничә тапкыр “Мин чынлап җиңдем-ме?” дип сорадым, – ди “яңа пешкән” яшь чемпион.  Зур җиңү аны тагын да  югарырак үрләр-гә канатландырган. Ноябрь аенда Россия җыел-ма командасы составында  “Ак Барс”тан  11 каратэчы белән бергә дөнья чемпионатының Сербия-дә узачак йомгаклау этабында уңышлы чыгыш ясарга тели. Ә аңа кадәр – сентябрьдә, Япониядән сэнсэй Вакаяма  Буага килгән вакытка турылап, 2 дан кара билбауга имтихан бирергә планлаштыра. 1 данны егет моннан бер ел элек 11 яшендә ала. Тагын шул ук айда Ульяновскта кобудо (корал белән техника) төре буенча 2 дан кара билбауга имтихан тапшырачак. Аңа нигез салган сэнсэй Илья Йорга каршында. Димәк, Азаматка җәйге каникулларын да ныклап шөгыльләнеп үткәрергә туры киләчәк. 

– Һәр нәрсәнең чамасы бар. Ярышлар алдыннан өстәмә күнегүләр үткәр-сәк тә, артыкка китүгә юл куймыйм. Ярышлар, җиңүләр генә түгел бит. Баланың әйбәт укуы, дуслар белән аралашуы да кирәк. Әнисе Алсу белән без беренче чиратта аның сау-сәламәт, тәүфыйклы булып үсүен телибез, – ди 3 дан кара билбау иясе Ринат. 

Спорт егетне мөстәкыйль-леккә, үз-үзенә ышанырга, алга куйганына ире-шергә өйрәткән. Кулы имгәнгән килеш тә техниканы призер булырлык итеп ясаган спортчыга киләчәктә физкультура укытучысы булу хыялы иң җиңеледер кебек.

Әлеге бәйгедә Ринат Хә-сәнов тагын бер көчле көрәшчесе Камилла Чернеева да сынатмады. Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә укучы кыз чемпионатта шобу санбон кумитэ һәм шобу иппон кумитэ төрләре буенча өченче урын яулады. Бу зур ярышта катнашуга яр-дәмнәре өчен спортчылар һәм аларның якыннары Янтуган авылыннан Ринатның балачак дусты Асаф Рәимовка һәм Буа электр челтәрләре директоры Айрат Җиһаншинга рәхмәтләрен  җиткерәләр. Ә без каратэчыларга киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International