Бөтендөнья тәмәке тартудан баш тарту көне кысаларында буалылар «Үз сәламәтлегеңне тартып бетермә!» исемле акция үткәрделәр.

2019 елның 31 мае, җомга

Яшүсмерләр арасында тәмәке тарту проблемасы елдан-ел кискенләшә бара. Табиблар фикеренчә, әгәр кешегә яшьләр арасында тәмәке таралуны туктата алмасак, ахыр чиктә, яшьләрнең тәмәке тартуы «өченче меңьеллык санитар һәлакәткә» китерәчәк.
Бөтендөнья тәмәке тартудан баш тарту көнен бәйрәм итү кысаларында Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары Ә. Кәримова һәм К. Князева "Сәламәтлегеңне тартып бетермә!" дигән акция уздырдылар. Элеге акция проблеманың глобальлеген һәм актуальлеген күрсәтү, аның кеше организмына тискәре йогынтысын күрсәтү, яшүсмерләр тәмәке тартуы проблемасына игътибарны җәлеп итү һәм бу тискәре күренешкә каршы көрәшкә үз өлешен кертү максаты белән үткәрелә. Чара кысаларында безнең шәһәрнең үзәк паркында яшүсмерләргә "Тәмәке тартуның зыяны турында" белешмәлекләр таратылды.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре мондый чаралар яшүсмерләрдә тәмәке тартуга тискәре мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итәр дип өметләнә һәм буш вакытларын сәламәтлеккә файдалы һәм күңелле үткәрергә өйрәтәчәкләр дип ышана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International