Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Сезне изге Рамазан ае тәмамлану, Ураза бәйрәме башлану белән чын күңелдән котлыйм!
Бу бәйрәмдә исламның иң яхшы традицияләре, аның әхлакый идеаллары чагылдырылган. Ураза бәйрәме рухи чистарыну, тынычлык сөючәнлек һәм шәфкатьлелек, игелекле эшләр башкару белән үрелеп бара. Мондый кыйммәтләр барлык диндәге кешеләргә бер үк якын һәм аңлаешлы. Безнең катлаулы заманда җәмгыятьтә төрле конфессияләр, төрле мәдәниятләр вәкилләренең үзара аңлашуын саклап калу аеруча мөһим.
Бу бәйрәм һәр йортка җылылык һәм шатлык, үзара аңлашу, тынычлык һәм иминлек алып килсен!
Чын күңелдән барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, бетмәс-төкәнмәс энергия, барлык игелекле эшләрегездә уңышлар телим!
Буа муниципаль районы башлыгы М. А. Җаббаров