Кичә, 4 июнь көнне, Яңа Тинчәле авыл җирлегендә чишмә ачу тантанасы булды. Авыл халкын Буа районы башлыгы Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин котлады.
Тантаналы чарадан соң кунаклар чишмә янында агачлар утыртуда катнаштылар.
Чишмәне төзекләндерү буенча масштаблы эш ТР Финанс министры Радик Гайзатуллинның һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллинның финанс ярдәме белән башкарылды. Әйләнә-тирә территорияне төзекләндерү буенча эшләр башкарылды, ял итү өчен беседкалар ясалды, чишмәгә күчү һәм юл тәртипкә китерелде.
Анда Рафаэль һәм Динә Латыйповлар, районның үзешчән сәнгать осталары катнашты.