Россиядә ана капиталын арттырачаклар

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Россиядә ана капиталы индексацияләнәчәк. Бу хакта Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, индексациягә акча бүлеп бирелгән инде, карар килешенгән. Әйтик, 2020 елның 1 гыйнварыннан маткапитал күләме 17 меңгә артачак һәм 470 мең сумга якын булачак.

Элегрәк май аенда Россиядә ана капиталы алуга кәгазь сертификатларны гамәлдән чыгарырга җыенулары турында хәбәр ителгән иде. Алар урынына электрон документларны кертәчәкләр, ә әниләрне санлы реестрга кертәләр. Топилин сүзләренә караганда, электрон рәвештә сертификатлар бирү 2020 елдан башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International