Яшел уракка ай башыннан керештеләр. Күпьеллык үләннәр печән, сенаж һәм яшел азык чабалар. Агрофирма директорының терлекчелек буенча урынбасары Рафаэль Сираҗев сүзләренә караганда, кышлату өчен 3700 тонна печән чәчәргә, 59 мең тонна сенаж һәм силос салырга кирәк. Бу максатларга 4700 гектарда күпьеллык үләннәр, 1450 гектарда берьеллык үләннәр, 458 гектарда судан үләне, 2400 гектарда силос өчен кукуруз чәчелде.
- Күпьеллык үләннәр, узган ел белән чагыштырганда, иртәрәк һәм массасы яхшырак өлгергән. Хәзер, иң мөһиме, берьеллык үлән өлгергәнчегә кадәр беренче катны мөмкин кадәр тизрәк җыеп алу, - ди Рафаэль Сираҗев. Агрофирмага шушы көннәрдә генә алты азык җыю комбайны, «Макдон» өчен бер урак, ике пресс-подборщик, бер Ротор чапкыч кайтарылды. Печән әзерләүгә агрофирманың барлык бүлекләрендә дә керештеләр.