Буа шәһәренең Яшьләр паркында "Микрофоннарда ачык уку" дигән әдәби чара узды

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

2019 елның 6 июнендә бөек рус шагыйре һәм язучы Александр Сергеевич Пушкинның тууына 220 ел тула. Мәдәни үсеш үзәге һәм Үзәк китапханә хезмәткәрләре Буа шәһәренең Яшьләр паркында "Микрофоннарда ачык уку" дигән әдәби чара үткәрделәр.

Шулай ук 6 июньдә Халыкара рус теле көне билгеләп үтелә. Чара барышында мәктәп яны лагерьлары балалары А. С. Пушкинның шигырьләрен сөйләделәр, интеллектуаль викторинада катнаштылар, шулай ук "Балык тоту" дигән әкият мотивы буенча уенда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International