Бәйрәм белән!

2019 елның 8 июне, шимбә

Хөрмәтле буалылар! Хөрмәтле район кунаклары!

Сезне чын күңелдән милли бәйрәмебез-Сабантуй белән котлыйм!

Чын халык бәйрәме Сабантуй буалылар өчен һәрвакыт көтеп алынган вакыйга булды һәм шулай булып кала да. Борын-борыннан барлыкка килгән Сабантуй күптән милли чикләргә күчте һәм чын мәгънәсендә бөтенхалык һәм яраткан бәйрәмгә әверелде. Сабан туе төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштереп, күңел күтәренкелеге, спорт ярышлары азагы һәм батырларның кызу көрәшләре белән үрелеп бара.

Бу - өмет, уңышлар бәйрәме, шулай ук алда хәерле уңыш һәм яхшы ел булуына ышаныч бәйрәме. Авыл халкы аны күтәренке кәеф белән, үтәлгән бурыч хисен, төгәлләнеп беткән эшне аңлап, шатланып каршы ала.

Районның һәм бөтен республиканың социаль-икътисади үсешенә көндәлек хезмәтләре белән бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләргә ихлас рәхмәтемне белдерәм. Кадерле авыл хезмәтчәннәре, туган җиргә игътибар һәм тугрылыгыгыз, районыбыз иминлеге турында даими кайгыртуыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Хөрмәтле буалылар һәм район кунаклары! Сабантуй, элеккечә үк, безнең бердәмлек, яхшыга ышану символы булсын, һәр йортка бәхет һәм иминлек китерсен! Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм тотрыклылык, иминлек һәм яңа хезмәт уңышлары телим!

Сезне традицион бәйрәмдә катнашырга чакырам. Ул сезгә якты тәэсирләр алып килсен һәм яхшы кәеф бүләк итсен!

Буа муниципаль районы башлыгы М. А. Җаббаров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International