Яңа Тинчәле авылының "Бердәмлек" паркында Сабан туе узды

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Милли бәйрәмдә Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов, "Позис" җәмгыяте генераль директоры Радик Хәсәнов, "Дружба" җәмгыяте директоры Радик Гыйсматов катнашты. Алар авыл халкын һәм Сабантуй кунакларын бәйрәм белән котладылар, барысына да тынычлык, иминлек, татулык һәм уңышлар теләделәр.

Аннары тантаналы шартларда авыл хуҗалыгы алдынгыларына Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң киң спорт һәм күңел ачу программасы башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International