"Алтын Каләм" республика фестивален үткәрү турында

2019 елның 11 июне, сишәмбе

1996 елдан башлап ел саен Татарстанда иң популяр Яшьләр проектларының берсе - сәләтле яшь журналистларны сайлап алу һәм аларга ярдәм итү мәйданчыгы булып торган "Алтын Каләм - Золотое перо" республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале үткәрелә. Фестиваль Татарстанда яшьләр медиа үсешенә зур өлеш кертә, шулай ук яшьләр арасында мәгълүмати мәдәният булдыру өчен шартлар тудыра. Фестиваль традицион рәвештә медиа өлкәсенең төрле юнәлешләре буенча үткәрелә: басма журналистика (рус һәм татар телендә), фотография, телевидение, дизайн, мультимедиа.

Фестивальдә 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшь журналистлар катнаша ала. Муниципаль сайлап алуны уңышлы узган катнашучылар фестивальнең зона этапларында катнашырга чакырыла, анда иң яхшылары финалга чакырылачак.

2019 елда фестивальнең финалы 3-7 июльдә "Волга" яшьләр үзәге базасында узачак.

2019 елда фестивальдә катнашучыларны теркәү «Россия яшьләре» АИС платформасында түбәндәге адрес буенча үткәрелә: https://myrosmol.ru/event/29001. 

Элемтә өчен җаваплы зат – фестивальнең өлкән администраторы-Балабанов Николай, 89196966365.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International