Тыл хезмәтчәнен 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Буа шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Хәйбуллова Наҗия Хәйрулла кызын 95 яшьлек юбилее белән Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев котлады. Туган көне уңаеннан ул Наҗия Хәйрулла кызына Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Лаеклы ялга Наҗия апа «Втормет» ТФ ҖЧҖ белән хезмәт биналарын җыештыручы булып эшләгән. Аңа нык сәламәтлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International