Россия Көне Белән!

2019 елның 12 июне, чәршәмбе

Хөрмәтле буалылар!

Дәүләт бәйрәме - Россия көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!

Һәр кеше өчен Россия-беренче чиратта аның Ватаны, ул йөрәккә кадерле урын, якын кешеләр. Россия көне-үзенчәлекле бәйрәм.Ул шуны искә төшерергә тиеш: без, төрле социаль төркемнәргә, милләтләргә һәм диннәргә караган россиялеләр – гомуми тарихи язмышлы һәм уртак киләчәкле бердәм халык. Безне барыбызны да илебезне көчле һәм чәчәк атучы итү теләге берләштерә.

Ил алдында Россия җәмгыятенең төрле өлкәләрендә сыйфатлы үзгәрешләргә юнәлдерелгән зур бурычлар тора. Югары тормыш дәрәҗәсе һәм сыйфаты-илебез үсешенең реаль максаты. Шул ук вакытта сыйфатлы белем алуга, югары технологияле медицинага, сәламәт яшәү рәвешенә, сәламәт яшәү рәвешен һәм массакүләм спортны үстерүгә, арзан һәм уңайлы торак төзелешенә аерым басым ясала.

Сезне чын күңелдән Россия көне – закон һәм гаделлек нигезендә гражданлык тынычлыгы һәм бердәмлек бәйрәме белән котлыйм! Сезгә тынычлык, бәхет, иминлек һәм яңа хезмәт казанышлары телим! Гаиләләрегездә тынычлык булсын, һәр яңа көн шатлык китерсен!

Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International