Буада Россия көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

12 июнь көнне шәһәрнең Яшьләр паркында Россия көне уңаеннан бәйрәм чаралары булып узды. Катнашучыларны Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов сәламләде һәм котлады.

Биредә шәһәр халкы өчен район үзешчәннәре башкаруында патриотик һәм лирик җырлар яңгырады. Ранис Рафисович булачак беренче сыйныф укучыларына - "Әкият" һәм "Светофорик" балалар бакчаларын тәмамлаучыларга букчалар тапшыру тантанасын үткәрде, шулай ук "ЭкоВесна-2019"конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.

Бәйрәм программасы төрле иде: концерт, асфальтта рәсем конкурсы, шахмат-шашка турниры. Балалар батутларда сикерделәр, туңдырма, татлы мамык белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International