"Форпост-хокук тәртибе" ФОП үзәге вәкилләре буалыларга суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртергә булдылар. Балалар өлкәннәр һәм балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, сулыкларда саклык чараларын, суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында листовкалар тараттылар, табибка кадәр ярдәм күрсәтү, рөхсәтсез ял итү урыннарында булу, шулай ук балаларны караучысыз калдырмау һәм исерек хәлдә коенырга ярамавы турында искәрттеләр.